3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан һәр татарстанлы файдалана ала
*Рәсми хәбәр 14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт советына депутатлар сайлау узачак. Бу тавыш бирүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез: асылда, бу сайлаулар Татарстандагы сәяси тотрыклылыкны саклау һәм социаль-икътисади үсеш курсын алга сөрүче Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турындагы референдумга тиң. Әмма һәрбер кешенең дә нәкъ ул көнне сайлау участогына...
-
Нурлардан үрелгәнсең, Бөгелмә!
30 августта гаҗәеп җылылык һәм дустанә мөнәсәбәт белән Җөмһүриятебез көнен һәм туган шәһәребезнең тууына 233 ел тулуга багышланган бәйрәмне билгеләп үттек. Сөекле уртак йортыбызның тыныч кичәге көне һәм имин иртәгесе хакына оештырылган бәйрәм һәркайсыбызның күңелендә матур җыр булып калды.
-
Гомерлек һөнәр
Әнисә Әбелкәрам кызы Гәрәева - мәктәпнең йөзек кашы, аның җаны, йөрәге булды... ("Буыннар очрашуы" дигән кичәдә яңгыраганнардан). Ул нәкъ менә ел фасылының иң соклангыч, табигатьнең купшы кыяфәткә кергән, асыл җимешләре, мул уңышлары белән куандырган мизгелендә дөньяга килгән. 1944 елның кояшлы 1 сентябре була ул. Әйтерсең лә, күкләр хуҗасы үзе аңа...
-
Сайлау участоклары күчте
Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе В. Наумов 1130 һәм 1131 нче сайлау участокларының Яшьләр сарае бинасыннан Бөгелмә шәһәре, М. Горький урамы, 7 нче йортка - Бөгелмә педагогия көллиятенә; 1137 нче сайлау участогының тулай торак бинасыннан Бөгелмә шәһәре, Орша урамы, 61 нче йортка - 16 нчы урта мәктәпкә күчерелүе турында...
-
Сокланулы ихтирам хис итәбез
Күңелнең гөл бакчасы, ял итәр урыны - гаилә. Анда ямь бар, анда - нур. Ул мөкатдәс бишек сыман. Ул гөлбишеккә һәр кеше иң матур сәләтләрен, күңел серләрен, хыялларын сала һәм аларның үсүен, чәчәк атуын тели. Гаилә - икәүнең бер-берсенә биргән вәгъдәсе, шуңа күрә һәрдаим тырышлык һәм иҗтиһат, үз өстеңдә эшләүне...